17:23
Лаеклылар арасында иң лаеклысы алар!

 

Укытучылар көнендә республикада әйдәп баручы педагоглар зур хөрмәт казанды.

5 октябрь —Укытучылар көне республиканың бер төркем алдынгы педагоглары өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде. Хөкүмәт йортында үткән тантанада фидакарь хезмәте югары бәяләнгән 35 укытучыга акчалата бүләк тапшырылды.

Педагогик эшчәнлектә юга­ры күрсәткечләргә ирешкән талантлы укытучыларның хез­мәте ил күләмендә бәяләнеп, 2006 елдан аларга акчалата премия бирелә башлады. Русия Президенты карарына ярашлы, 2010 елдан алдынгы укытучыларга 200 мең сумлык грант бирелә. Быел аның белән янә 35 педагог бүләкләнде. Грант алучылар арасында Караидел, Әлшәй, Илеш, Авыргазы, Дуван, Ярмәкәй, Шаран, Салават, Дүртөйле, Дәүләкән, Тәтешле, Нуриман, Чакмагыш районнарыннан математика, физика, информатика, инглиз теле, география, башлангыч сыйныфлар укытучылары бар иде.  — Укытучы — бик җитди һөнәр. Кечкенә бала күңеленә ул нинди юл салса, укучының киләчәк тормышы нәкъ шуның буенча китәчәк. Бүген республика җитәкчелеге укытуга кагылышлы мәсьәләләрне, укытучы хезмәтен беренче урынга куя. Бүләкләнүчеләр арасында төрле фәннәр буенча белем бирүчеләр булуы аеруча куанычлы, — диде, котлау сүзләрен җиткереп, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов.

http://kiziltan.ru/obchestvo/1762-laeklylar-arasynda-i-laeklysy-alar.html

 

Просмотров: 646 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar