15:39
Республиканская газета «Кызыл тан»

Мәгариф музее бар, укытучы даны стеласы да булачак

Мәгариф бүлеге начальнигы, музей Бүген барлык мәктәпләрдә дә музейлар бар. Ә бит заманында кемнеңдер идеясе белән булдырылган алар. Нуриман районы мәгариф бүлеге мөдире Миңнислам Галиәскаров яшьтән үк музейлар эше белән кызыксынган. Ул эшләп киткән һәр мәктәптә экспонатка бай музейлар барлыкка килгән.

2010 ел Русия Президенты тарафыннан "Укытучы елы” дип игълан ителгәч, Миңнислам Фатыйх улы район мәгариф бүлегендә "Укытучы даны музее” оештыру идеясе белән яна башлый. Ветеран укытучыларны (бүген алар 160тан артык) җыелышка чакыра, рәис итеп пенсиядәге билгеле укытучы, күп еллар мәктәп директоры, мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Хилгать Хәкимов сайлана. Әлбәттә, бу ниятне барысы да хуплый һәм дәррәү эшкә тотыналар. Тәү башлап музейга ветеран укытучыларның истәлекле фотолары, документларның копияләре тапшырыла. Һәр мәктәп җитәкчелегенә ветеран укытучылар турында белешмә, фотолар белән альбом төзергә, истәлекле әйберләр җыярга кушыла. Музейда һәр мәктәпнең бүгенге көнгә кадәр эшләп киткән һәм эшләүче укытучылар исемлеге саклана.

Мәгариф идарәсендә музей өчен ике бүлмә бүленгән. Беренчесендә элекке мәктәпләрдә кулланылган, бүген истәлек буларак сакланган указка, кара савытлары, пионер оешмасы галстугы, значоклар, барабан белән быргы, мәктәп кыңгыравы, укучылар формасы, машинка һәм башка бик күп экспонатлар саклана. Икенче бүлмәдә күбрәк тарихи-документаль материалларга урын бирелгән. Әлбәттә, ел ярымда бик күп эш башкарылган монда. Район үзәгенә килгән ветеран укытучылар музейны карарга мотлак керә, күпләр үзләре белән истәлекле әйберләр алып килә.

Мәгариф бүлеге ихатасында, зәңгәр чыршылар белән уратып алынган урында, сугышта катнашкан, яуда башларын салган, төрле елларда репрессиягә дучар булган укытучылар, аларның гаиләләре истәлегенә, бүгенге көндә балалар тәрбияләү эшенә гомерен багышлаганнарга быел җәй истәлек стеласы ачылачак. Стела китапны хәтерләтәчәк. Аның бер битендә йөрәк рәсеме, икенчесендә Сухомлинскийның "Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән сүзләре язылачак.

Янәшәдә генә урнашкан Красная Горка мәктәбенең дә мәктәп тарихы музеенда булырга туры килде. Бу музейны башлап оештыручыларның да берсе нәкъ Миңнислам Галиәскаров икән. 2004 елда музей  таныклык алган. Бүген монда 750 экспонат саклана. Фронтовикларның шәхси киемнәре, сугыш елларында мәктәп тарихы, 1941-45 елларда укыткан укытучылар, укучыларның рефератлары һәм бик күп документларга да урын бирелгән монда. Ләйсән Рәхмәтуллина килгән кунакларны экспонатлар белән мавыктыргыч итеп таныштыра.

Ләйсән Рәхмәтуллина музей экспонатлары белән таныштыра.Миңнислам Фатыйх улы районның Каргын авылында туган. Бик авыр еллар булса да, 8нче сыйныфтан соң Благовещен педагогия училищесына укырга керә. Тик бер елдан соң Байгилде мәктәбе директоры Ришат Исмәгыйлев: "Укырга өлгерерсең, мәктәпкә бүгеннән укытучы кирәк”, — дип мәктәптә калырга күндерә. Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Шул чорда ук ул директорның тәрбия эше буенча урынбасары итеп үрләтелә. Кызыл диплом алгач, аның ректоры Камил Әхияров (бүген М. Акмулла исемендәге БДПУның билгеле профессоры) читтән торып укучыга тарихта беренче тапкыр аспирантурада укырга калырга тәкъдим итә. Тик Миңнислам Фатыйх улы мәктәпне сайлый. Хезмәт юлында төрле җитәкче вазыйфалар башкарырга туры килә. Укытучы юлын сайлауда ярдәм иткән, тәрбия дөньясында эз калдырырга өндәгән кешеләр, укытучылар турында китап чыгару уе белән яши бүген мәгариф ветераны.

Материал с сайта http://kiziltan.ru


Просмотров: 972 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar