15:39 Республиканская газета «Кызыл тан» | |
Мәгариф музее бар, укытучы даны стеласы да булачак
2010 ел Русия Президенты тарафыннан "Укытучы елы” дип игълан ителгәч, Миңнислам Фатыйх улы район мәгариф бүлегендә "Укытучы даны музее” оештыру идеясе белән яна башлый. Ветеран укытучыларны (бүген алар 160тан артык) җыелышка чакыра, рәис итеп пенсиядәге билгеле укытучы, күп еллар мәктәп директоры, мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Хилгать Хәкимов сайлана. Әлбәттә, бу ниятне барысы да хуплый һәм дәррәү эшкә тотыналар. Тәү башлап музейга ветеран укытучыларның истәлекле фотолары, документларның копияләре тапшырыла. Һәр мәктәп җитәкчелегенә ветеран укытучылар турында белешмә, фотолар белән альбом төзергә, истәлекле әйберләр җыярга кушыла. Музейда һәр мәктәпнең бүгенге көнгә кадәр эшләп киткән һәм эшләүче укытучылар исемлеге саклана. Мәгариф идарәсендә музей өчен ике бүлмә бүленгән. Беренчесендә элекке мәктәпләрдә кулланылган, бүген истәлек буларак сакланган указка, кара савытлары, пионер оешмасы галстугы, значоклар, барабан белән быргы, мәктәп кыңгыравы, укучылар формасы, машинка һәм башка бик күп экспонатлар саклана. Икенче бүлмәдә күбрәк тарихи-документаль материалларга урын бирелгән. Әлбәттә, ел ярымда бик күп эш башкарылган монда. Район үзәгенә килгән ветеран укытучылар музейны карарга мотлак керә, күпләр үзләре белән истәлекле әйберләр алып килә. Мәгариф бүлеге ихатасында, зәңгәр чыршылар белән уратып алынган урында, сугышта катнашкан, яуда башларын салган, төрле елларда репрессиягә дучар булган укытучылар, аларның гаиләләре истәлегенә, бүгенге көндә балалар тәрбияләү эшенә гомерен багышлаганнарга быел җәй истәлек стеласы ачылачак. Стела китапны хәтерләтәчәк. Аның бер битендә йөрәк рәсеме, икенчесендә Сухомлинскийның "Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән сүзләре язылачак. Янәшәдә генә урнашкан Красная Горка мәктәбенең дә мәктәп тарихы музеенда булырга туры килде. Бу музейны башлап оештыручыларның да берсе нәкъ Миңнислам Галиәскаров икән. 2004 елда музей таныклык алган. Бүген монда 750 экспонат саклана. Фронтовикларның шәхси киемнәре, сугыш елларында мәктәп тарихы, 1941-45 елларда укыткан укытучылар, укучыларның рефератлары һәм бик күп документларга да урын бирелгән монда. Ләйсән Рәхмәтуллина килгән кунакларны экспонатлар белән мавыктыргыч итеп таныштыра.
Материал с сайта http://kiziltan.ru | |
|
Всего комментариев: 0 | |